Исемен матур кемнэр куйган.

27 ноября 2024
6+
Бесплатно

“Тел сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы могҗизасы һәркемгә үз исем-күңеленә иң якын, иң кадерле исем-сүз”.

“ Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын”.

Бала туа. Дөньяга яңа кеше килә.Өйгә, гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә.Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерә.Аларның иң беренчесе — балага исем кушу.”Нинди исем кушарга”? дигән сорау бала дөньяга килгәнче үк инде әти-әниләрешул хакта уйлана башлыйлар, туганнар һәм дуслар белән киңәшләшәләр. Мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур һәм аһәңле исем сайлап табасылары килә һәм ул исемнең җиңел әйтелүчән булуын, төрле милләтләр телендә яки кечерәйтеп-иркәләп дәшкәндә бозылмавын да телиләр алар. Чөнки балага бит исем гомерлеккә бирелә, ә ир-ат исеме буыннан-буынга күчә. Исем-кешенең гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә һәм ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Исем кешегә гомерлеккә кушыла. Татар халкы элек-электән исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһаңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Балага исем кушу — бик җаваплы, зур һәм мөһим вакыйга.Тугач, адәм баласына нинди исем кушалар — шул бөтен язмышын хәл итәргә мөмкин.

Бәби туа җиргә аваз салып,

Кеп-кечкенә, ләкин,  ул — кеше!

Елау, көйсезләнү, йоклау гына

Әле аның бар белгән эше.

 Шул кешегә матур исем кирәк,

Аның булсын тирән мәгънәсе.

Шушы исем аңа гомерлеккә!

Истә тотсын әткә-әнкәсе!

 Шушы исем белән яшәп кеше,

Үрләр яулый, таный, таныла,

Исем мөһим кеше язмышында,

Һәркем салсын моны аңына.

Расписание
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦКС Актанышского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна