Әни! Өч хәрефтән генә торса да, нинди кадерле сүз бит ул безнең өчен! Төн йокыларын йокламый баккан, ак биләүгә биләгән, күкрәк сөтен имезгән иңкадерле кешебез бит ул! Әнкәйләргә мәдхия җырласаң да, көне буе баш иепторсаң да, нинди генә матур сүзләр әйтсәң дә аз булыр кебек. Әни… Әнием… Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу — үзе зур бәхет ул.
Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.
Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга, түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар — безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар — безне яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
“Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга,
Таптамагыз! Һич ярамый,
“Әни” сүзен таптарга!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.