«Минем гаиләм »
Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын, иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәбез. Гаилә ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай — гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Абый-апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә- ул олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Минемчә, гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен мин ничек аңлыйм соң? Шушы сорауга 9 ноябрь көнне балалар рәсем аша җавап бирәчәкләр. Алар белән Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә “Минем гаиләм”дигән темага рәсем конкурсы узачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.