«Кыйбласы — балачак иле». Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 75 яшь.
Рәшит Гаффар улы Бәшәр — татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан). С. Сөләйманова (2018), Ш. Галиев (2020) һәм И. Юзеев (2023) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре — республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый. Укучыларга ул нигездә балалар шагыйре буларак билгеле. 1975—1981 еллар арасында Татарстан китап нәшриятында аның нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган өч шигъри җыентыгы («Әйлән-бәйлән», «Бәйрәм», «Яшел океан») басылып чыкты. Шул өч китабы өчен Рәшит Бәшәр 1985 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.