«Каләме белән батыр» Ш. Ракыйповның юбилеена багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү

23 сентября 2024
6+
Бесплатно

Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов 1929 елның 22 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында укытучы гаиләсендә туа. Үсмерчагы авыр сугыш елларына туры килә һәм яшьли ятим калган (әтисе 1941 елда ук фронтта һәлак була) Шамил, 1942 елда авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, укуын дәвам итү теләге бик көчле булса да, эшкә җигелергә мәҗбүр була: сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы кытлык елларында берөзелексез колхозда көч түгә, хәтта күпмедер вакыт Донбасс шахталарында да эшләп кайта.
1966 елның гыйнварыннан 1933 елга кадәр Ш. Рәкыйпов Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире хезмәтендә, аннары 1993-2000 елларда журналистлык эшен "Шәһри Казан" газетасында дәвам иттерә. Ш. Рәкыйпов ның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре- очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре — матбугатта 1957 елдан күренә башлый.Әдипнең күпчелек повесть һәм романнары рус теленә тәрҗемә ителә. "Кайда син, Җан?" повесте 1976 елда белорус теленә тәрҗемәдә Минск шәһәрендә, ә "Чәчәкләр сөйли белә" повестеның чуашча тәрҗемәсе Чабаксарда аерым китаплар булып басылып чыга.
Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Ш. Рәкыйповка 1979 елда "РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 2005 елның 17 февралендә Казанда вафат була. Ш. Рәкыйпов- 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Расписание
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна