Яшэгез сез колеп кенэ, доньядан ямь табып кына. Музыкальная программа.
Бәйрәмчә бизәлгән зал.
Алып баручы: Хәерле көн, кадерле әби-бабайлар, килгән кунаклар, укучылар! Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр — безнең, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без Сезне өлкән булган өчен генә түгел, ә бәлки әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Кадерле әбиләребез,
Чал чәчле бабаларыбыз!
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза- сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Сез булганда ямь бар җирдә
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганда дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.
Бәйрәм итик шатланышып,
Өлкәннәр, бергә-бергә,
Безнең бергә булуыбыз
Калсын бөтен гомергә.
Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә,
Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә!
Җыр: “Картая мени сон йорэк”
1алып баручы
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Муз.номер
2 алып баручы
Бу биюне бүләк итик
Кадерле өлкәннәргә.
Өлкәннәрне тиңлибез без
Иң яраткан гөлләргә.
Музыкаль номер
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.