«Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде»
Фатих Кәрим… Татар халкының зур, олы шагыйре. Яу кырында ятып калган талантлы һәм батыр улы. Ялкынлы, дулкынландыргыч шигырьләре, Бөек Ватан сугышының утлы өермәләре эчендә чыныккан лирикасы белән халкыбыз йөрәгендә урын алды. Окопта, блиндажларда язылган 150 шигырь, 8 поэма бүгенге көнгә кадәр поэтик һәм гражданлык батырлыгының гүзәл үрнәге булыр тора. Шагыйрьнең ут эчендә туган шигъри авазы, Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” белән беррәттән, татар һәм дөнья поэзиясенең алтын фондына керде. Үзенең батырларча сугышып яу кырында һәлак булуы каһарманлык үрнәгенә әверелде.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күренекле шагыйрь Ф.Кәримгә 115 ел тулуга багышланган “Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде” дип аталган әдәби кичә булачак. Кичәдә Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясалачак, әдипнең әсәрләре сөйләнәчәк.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.