Обсуждение книги З. Кадырова « Яраларын белан яратырмын»
Алар ике дистә елдан соң очрашырга тиешләр иде. Менә ул ел килеп тә җитте. Бүген ире эштән кайткач та сөйләшергә кирәк. Олы шәһәр урамы буйлап ашыкмыйча гына үз уйларына чумып атлады да атлады. Автобуска утырмыйча әллә ничә тукталышны үтте: башындагы уйларны тәртипкә салырга кирәк. Күтәрелеп тирә ягына карады. "Шәһәр матур, ул төзегән шәһәр иң матур шәһәрләрнең берседер бәлки. "Ак шәһәр" диләр бит аны! Үзәк урамнары чәчкәгә күмелгән, урамның уртабер җиреннән олы юлны уртага бүлеп кыргый алмагачлар үсеп утыра. Кем уйлап тапкандыр ике юл арасын җимеш агачлары белән бүләргә?! Язын-көзен аларның матурлыгы әйтеп бетергесез — тагын кайсы шәһәрдә бар икән мондый матурлык! Бардыр, әллә нинди матур шәһәрләр бардыр, тик бу — ул төзегән шәһәр! Бар җирдә асфальт, матур туфлиләр дә — тек-тек. Ә бит монда алар, унсигез-егерме яшьлек кызлар, резин итек белән тездән саз ерып, шушы мәктәп, кибет, йортларны төзеделәр. Аның да көче керде бит монда. Барысы да күз алдында: шәһәр көннән көн үсә, матурая. Асия иртәгәдән чираттагы ялына китә, бүген соңгы көн эшләде. Бер-ике көн өйдәге эшләрне карарга да юлга җыенырга кирәк. Нинди юл белән килсә, шул юл белән кайтачак — бу аның яшьлеккә сәяхәте булачак. Ул моны ике дистә ел көтте.
Информация предоставлена организацией МАУК Бижбулякская ЦБС. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за достоверность представленных сведений, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, а равно за организацию, проведение и содержание онлайн трансляции.
Администрация портала оставляет за собой право без предупреждения отменить трансляцию, не соответствующую критериям качества. С полным перечнем критериев можно ознакомиться здесь.