Өй түрендә, сәке өстендә
Сары самовар кайный.
Әнкәй йөри мич каршында,
Кабак бәлеше майлый.
Элек татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп булмаган. Безнең әбиләребез, әниләребез элек-электән шатлыгын да, кайгысын да самовар артында якыннары белән бүлешкән, тирләп-пешеп кайнар чәй эчәргә яраткан. Чәй эчү гаиләне бер-берсенә якынайткан, берләштергән. Кызганыч татар халкының бу матур йолалары хәзер артта калып бара. Гаиләләрдә күмер чыжлаткан самоварлар кайнамый, аларны электр самаворлары, газ чәйнекләре алыштырды. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен искә алу, халыкны сәнгатькә, иҗатка тарту максатыннан,
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шәһәребезнең хезмәт ветераннары белән очрашу кичәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.