Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә — серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан — буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Укучыларны китапханә белән таныштыруны дәвам итеп билиографик сәгать үтәчәк.
Билиографик сәгатьнең төп максаты: укучыларның мәгълүмати-библиографик культура дәрәҗәсен күтәрү, белешмә басмалар, китапханәнең белешмә-эзләү аппараты белән танышу. Балалар белешмә әдәбият, аның күптөрлелеге, шул исәптән сүзлек һәм энциклопедия структурасы белән танышачаклар, алардан мәгълүмат эзләү буенча биремне үтиячәкләр. Чара ахырында алынган белемнәрне ныгыту өчен «Барысын да белергә телим»интеллектуаль уены үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.