Концерт «Эниемнен жылы кочагы!»

23 ноября 2024
Бесплатно

Әни… якты кояшка тиң, иң кдерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын — әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Ул һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матуры, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше. “Әни, әнием, әнкәй” — дип назлап әйтәбез дә, күңелебездәге бөтен хис-кичерешләребезне шул гади сүзгә салабыз. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!

Хатын-кызның иң югары бурычы — әни булудыр, чөнки “әни” — бала әйткән беренче сүз. Бу сүз дөньяның күпчелек телләрендә бер үк төрле яңгырый һәм дөньяда иң якын, иң яраткан кешене атый.

Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр. Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендә, илебездә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 28 ноябрь көненә туры килә.

Расписание
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна