«Онытылмас эшләр калдырып китте». Драматург Шәриф Хөсәеновка 95 ел. Иҗаты белән танышу.
Шәриф Хөсәенов гаҗәеп үзенчәлекле шәхес була. Ул гомере буе (40 ел) табиб булып эшли һәм шул ук вакытта менә дигән драматург та була. Табиб буларак аны хезмәттәшләре дә, хасталар да бик нык хөрмәт итәләр. Авыручылар нәкъ менә аңа күренергә тырышалар. Аның табиб-терепевт буларак үзенә генә хас дәвалау алымнары була.
Хөсәенов драматург буларак та үз-үзенә бик таләпчән була. «Әни килде» аның иң популяр пьсаларының берсе була. Ул Камал театрында гына да ике тапкыр куела һәм ике дистә елга якын сәхнәдән төшми. Спектакльне Тинчурин театры да, Качалов театры да, башка милләт театрлары да, бик теләп, үз сәхнәләрендә куялар һәм ул аларда да зур уңыш белән бара. Соңыннан, инде шактый өлкәнәйгәч, Шәриф Хөсәенов: «Әни килде»дән начаррак әйбер язарга хакым юк, ә яхшырак итеп мин инде яза алмыйм», — ди.
Дәвек авыл китапханәсендә язучының иҗатына күзәту ясалачак, укучылар китап кургәзмэсе белән таныша алачаклар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.