«Мөхәммәт Мәһдиевка 94 яшь»
Беренче декабрьдә язучы Мөхәммәт Мәһдиевка 94 яшь тулды. Моның белән бәйле рәвештә, Сәмәкәй авыл китапханәсендә күргәзмә оештырыла.Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үткен каләмле тәнкыйтьче һәм күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев — прозада беркемне дә кабатламаган, үз стиле булган язучы. Ул четерекле төеннәрне табигый һәм бай тел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә күрсәтә. Язучы иҗатында милләтнең киләчәге, яшьләр мәсьәләсе дә зур урын алып тора. Әдипне яшь буынның дөньяга карашлары, яшәү принциплары, уй-хыяллары, мәхәббәт-дуслык хисләре кызыксындыра. М.Мәһдиевның иҗаты, китаплары белән якыннан танышыр өчен. китап укучыларыбызны үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.