Алар — көчле рухлы/Они — сильные духом
Инвалидлар декадасы кысаларында шәһәребездә төрле чаралар үткәрелә. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә көчле рухлы әдипләребезнең китапларыннан торган «Алар — көчле рухлы»/ «Они сильные духом» дип аталган күргәзмә эзерләнә. Күргәзмәдә Ф.Әмирхан, Н.Островский кебек классик язучыларыбызның әсәрләре белән бергә, Ф.Яруллин, Г.Сабиров, К.Шәфыйкова һәм шәһәребездә яшәп иҗат итүче И.Хәйруллин, М.Логинованың басмалары урын алды. Шулай ук чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп, үзенең кичергәннәрен язган Рөстәм Нәбиев һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Идел” яшьләр үзәге белгече Дания Нәгыймнең «Бөртекләп җыелган гомер» дигән китабы да укучыларны кызыксындырыр дип ышанабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.