Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә элекке Уфа губернасы Златоуст өязе Мала-яз авылында мулла гаиләсендә туа. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1910 — 1917 елларда Уфадагы «Хөсәения», аннары Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. Н. Исәнбәт бу елларда төрле журналларда шигырьләрен бастыра, драма әсәрләре дә яза башлый. 1920 елга кадәр туган якларындагы Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы мәктәпләрендә балалар укыта, аннары төрле жирләрдә белемен күтәрә, тел-әдәбият укыта. Соңга табарак ул драматургия жанры белән аеруча мавыгып китә һәм күп кенә уңышлы әсәрләр иҗат итә. Бер үк вакытта Н. Исәнбәт әдәбият тарихы һәм фольклор өлкәсендә җитди һәм тирән фәнни эзләнүләр алып бара. Ул — 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.