4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне.
Бу көн — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз — төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре — бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Кайсы илдә яшәсәк тә, нинди милләт кешесе булсак та, безне берләштергән һәм башкалардан аерып торган безнең үзебезнең мәдәни үзенчәлекләребез бар. Һәр мәдәният йортында бу уңайдан төрле — төрле чаралар уздырыла. Аларның шигырь кичәләр, концертлар, диспутлар, дебатлар. дискуссияләр, викториналар, әңгәмәләр, рәсем бәйгеләре, гамәли конференцияләр һәм башка төрле формалары бар. Менә без дә авылыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләрен чакырып очрашу үткәреп, гомер буена сузылган дуслык җепләрен ныгытырга булдык.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.