Китапханәбездә балалар өчен «Журналлар дөньясы» исемле вакытлы матбугат сәгате узачак. Планетада яшәүче кызыксынучан бәләкәй кешеләр тирә-юньдәге дөньяны уйнап танып беләләр һәм бу эштә аларга матур журнал-газеталар ярдәм итә. Аларның битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Китапханәче балаларны вакытлы матбугат, газета, журнал төшенчәләре белән таныштырачак. Балалар вакытлы матбугат тарихыннан кызыклы фактлар беләчәк, кешеләрнең күп еллар элек мәгълүматны ерак араларга тапшыруларын күз алдына китерергә тырышачак. «Сабантуй», «Мишутка», «Идел», «Ялкын» һәм «Салават күпере» журналлары ярдәмендә катнашучылар журнал битләре буйлап сәяхәткә чыгачак. Алар викторина сорауларына җавап бирәчәк, башваткыч һәм ребуслар чишәчәк, табышмакларга җавап бирәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.