Книжный портрет «Нәкый Исәнбәт-комедия остасы»
Нәкый Исәнбәт татар халкының рухи мирасын, тел-әдәбият хәзинәләрен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю-барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салып, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим-энциклопедист та. Шәмәрдән авыл китапханәсендә язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе узачак. Күргәзмәдә язучының төрле әсәрләре куелачак. XX йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы озын вә гаять тә катлаулы булып, анда татар халкының тулы бер гасырны эченә алган тарихи яшәеше, язмышының кискен борылышлары, рухи дөньясын биләгән өмет-хыяллары, сөенеч-шатлыклары, кичергән фаҗигаләре — һәммәсе шушы бер шәхеснең иҗат биографиясендә үзенчәлекле чагылыш тапкан дияргә мөмкин.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.