Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәм тормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп камилләшкән, искергәннәре кулланыштан чыккан. Халкыбыз гомер-гомергә бәйрәмнәр уздырган, гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп килгән. Бу бәйрәмнәр арасында корбан бәйрәме аерым урын тота. Бу бәйрәм бигрәк тә авыл җирлегендә яшәгән халык өчен изге бәйрәм булып саналган. Безнеӊ күбебезнеӊ нәсел җепләре авылга килеп тоташа. Мөселманнарның зур бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаете. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның 1нче көнендә билгеләп үтелә. Гарәп теленнән Корбан сүзе карубә, ягъни якынаю дигән сүз. Шәригатьтәге мәгънәсе гамәл гыйбадәт белән Аллаһыга якынаю, димәк, без намаз укуыбыз, Корбан чалуыбыз белән Аллаһыга якынаябыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.