Төрле илләрдә Әниләр көне төрле даталарга туры килә. Быел Россиядә Әниләр көнен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә-24 ноябрь көнне билгеләп үтәләр. Бу–иң кадерле кешегә мәхәббәт һәм хөрмәт көне. Тормышыбызда «Әниләр көне» -бик тәэсирле, тәрбияви чара. Бу бәйрәм һәркайсыбыз өчен мөһим. Ул безнең иң газиз һәм кадерле кешеләребезгә — әниләребезгә багышланган. Безгә тормыш бүләк иткән, язмышның җил-давылларыннан саклап, йөрәк җылыларын биреп яратып, назлап үстергән, һәрчак безне кайгыртып, ярдәм итәргә әзер булып торган әниләребез алдында без мәңге бурычлы. Ана мәхәббәтеннән дә олырак хис юктыр. Ул безне көчлерәк итә, тормышта очраган төрле сынауларны җиңәргә булыша. Әниләр безгә гомер буе кирәк. Шатлыкта да, катлаулы авыр мизгелләрдә дә без аңа мөрәҗәгать итәбез. Бүген без әниләргә булган чиксез мәхәббәтебезне аларга багышланган җырлар, шигырьләр, мәкальләр аша тагын бер тапкыр бар җиһанга яңгыратабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.