Ягез эле, эбилэр! Музыкально-игровая программа.

26 октября 2024
Бесплатно

1 а. б. Бүген без “Ягез әле, әбиләр !” конкурсын уздырабыз. Әйдәгез бәйрәмдә катнашучы әбиләребез һәм аларның оныкларын сәхнәгә чакырыйк һәм алар белән танышып китик. 
2 а. б. Катнашучылар белән таныштык, хәзер хөрмәтле жюри белән танышыйк! 
____________________________________________________________________ 
____________________________________________________________________ 
1. а. б. Беренче конкурсны тәкъдим итәбез. Ул “Татлы сүзләр” дип атала. 
Хөрмәтле әбиләр, берничә минуттан сез оныгыгызга иркәләп әйтелгән сүзләрне әйтергә тиеш. Ә сез оныклар киресенчә, әбиләрегезгә иркәләп әйткән сүзләрне исегезгә төшерегез. 
Катнашучылар әзерләнгән арада сезнең өчен җыр. “”. ________________ 
2 а. б. Кадерле әбиләр һәм оныклар! Әйдәгез үзебезнең булганлыгыбызны, тапкырлыгыбызны мәкаль, табышмаклар өлкәсендә күрсәтик. Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итәсез. 
Әбиләр өчен: 
1.Акылны кешедән сора..... (үзеңнекен тот) 
2. Бакча ясалмый … (алма булмый) 
3. Гыйлемсез бер яши … (гыйлемле мең яши) 
4.Сөйдергән дә тел… (биздергән дә тел) 

5. Туры сүз … (таш ярыр) 
Оныклар өчен: 
1. Аз сөйлә … (күп эшлә) 
2. Олыласаң олыны ..... (олыларлар үзеңне) 
3. Ата-ананы тыңлаган адәм булган, … (тыңламаган — әрәм булган) 
4. Халык әйтсә … (хак әйтә) 
5.Әйткән сүз… (аткан ук) 

Ә хәзер, уеныбызны дәвам итеп, сезнең игътибарга табышмаклар. 
Әбиләргә: 
1. Өй башында ярты ипи. (Ай) 
2. Көч түкми, бил бөкмичә, 
Кулга керми бу нәрсә. 
Кулга керсә тиз ычкына, 
Сизелми дә бу нәрсә. (Акча) 
3.Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә? (ватык) 
4. Елның нинди айлары 28 көнне үз эченә ала? (барысы да) 
5. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (төшне) 
Оныкларга: 
1. Бар бер үлән чокырда, 
Аны таный сукыр да. (кычыткан) 
2. Чыршыда бар, наратта юк, 
Сылуда бар, Маратта юк. (ы хәрефе) 
3. Су кайда коры була? (география картасында) 
4. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык ишектән) 
5. Бер кешенең 6 улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7) 
1 а. б. Өченче конкурсыбыз — “Зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы”. Әбиләр оныкларына дәрес әзерләргә булыша. Хәзер без сезнең белемнәрегезне ачыклыйбыз. 
Әбиләргә: 
1. Мәктәптә эшли, балалар укыта? (укытучы) 
2. Сталинның исеме? (Иосиф) 
3. Сабан туе үткәрелә торган урын? (мәйдан) 
4. Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (Мамык һәм нефть) 
5. “Шүрәле” әкиятенең авторы? (Г.Тукай) 
6. Мәктәптәге спорт дәресе? (физкультура) 
7. Сөйләшү органы? (тел) 
8. Казан хоккей командасының исеме? (Ак барс) 
Оныкларга: 
1. Шәймиевның исеме? (Минтимер) 
2. Дөньяда иң зур материк? (Евразия) 
3. Америка акчасы? (доллар) 
4. “Моабит дәфтәре”н кем язган? (М.Җәлил) 
5. Әнинең әнисе? (Дәү әни) 
6. Татар алфавитында ничә хәреф? (39) 
7. Татарстан гимнының авторы? (Р.Яхин) 
8. Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (күләгәсен) Безнең әбиләр белемнәре белән оныкларын гына түгел, безне дә шаккаттыра! Жюри конкурска нәтиҗә ясаган арада, әбиләре хөрмәтенә оныклары җырлый! 
Җыр. "”________________________________________ 
2 а. б. Соңгы конкурсыбызны игълан итәбез. “Үзеңнекен тап!” дип атала. Әбиләргә күзләрен бәйләп, оныкларын танырга, ә оныкларга әбиләрен танырга кирәк. 
Рәхмәт сезгә! Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада әбиләргә багышланган тагын бер шигырь тыңлап китик. 
1 а. б. Хөрмәтле әбиләр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстергәнегез, ә хәзер инде оныкларыгызны тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә! Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә, әбиләр! Оныкларыгызның игелеген күрегез! 
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. 
2 а. б. Хөрмәтле әбиләребез! Дәү әниләребез! Сез — тыйнак та, сөйкемле дә, сез — эшчән дә, түземле дә, сез — иманлы да, дәрманлы да. Сез өйләребезнең яме, 
ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә, сез дөрләтеп торгансыз. 

1 а. б. Әй сез, татар әбиләре, 
Нур сибә йөзләрегез. 
Шуңа күрә дә яз сыман 
Сезнең чал йөзләрегез. 
Чәчләргә ак карлар яусалар да, 

Язлар яши сезнең күңелдә. 
Өйрәнсеннәр яшьләр, сезгә карап, 
Сокланырлык тормыш төзергә. 

Җыр. “”. ______________________________ 

2 а. б. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт! Әбиләрне чәй эчәргә чакырабыз! Рәхим итегез!

Расписание
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна