Марат Яруллин
Марат Яруллин — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче популяр татар җырчысы һәм музыкант.
Марат Максут улы Яруллин Кызыл Октяб районының Актук авылында туа. Ул мәшһүр Рәшит Ваһаповның авылдашы да. Әтисе — авыл мәдәният йорты җитәкчесе Максут Мәнсур улы Яруллин. Әнисе Рафия Җәфәр кызы — укытучы. Абыйсы Ринат — билгеле баянчы, апасы Гөлнара — режиссер.
2014 елда үткән Татар моңы телевизион конкурсы лауреаты була. Шул вакыйга аны татар эстрадасына авыштыра. Ул җырчы карьерасын башларга була. 2017 елда беренче соло альбомын чыгара. Түбәншәһәр өлкәсендә авылларда концертлар бирә башлый. Мәскәүдә беренче концертын уңышлы узгач, башка төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда гастроль эшчәнлеген башлый.
Музыкаль клиплардан гайре Марат Яруллин командасы белән кыскаметражлы фильмнар төшерә. Беренчесе — «Ал гөлләрем» җырына багышлап төшерелгән фильм. Вакыйгалар авылда (Актукта) һәм Мәскәүдә бара. Фильм көлкеле диалогларга һәм профессиональ оператор алымнарына бай. Җыр үзе татар телендә яңгыраса да, геройларның диалоглары сергач сөйләшендә алып барыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.