Прочие

«Июль кызы»–час поэзии

9 июля 2024
6+
Бесплатно

Фәйрүзә Әсгат кызы Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Үз авылларында — башлангыч, Иске Кормашта — сигезьеллык һәм Актанышта урта мәктәпне тәмамлагач, 1972–1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Соңгы курста укыганда ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый.

Ф.Мөслимованың беренче әдәби язмалары Актаныш районының «Игенче даны» исемле төбәк газетасы һәм республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» битләрендә басыла. Беренче әдәби иҗат сабакларын «Игенче даны» редакциясендә Рифкать Закиров, Мөслах Таҗи, Әмирҗан Моталлапов кебек шагыйрь-язучылардан ала. Каләменең чарлануына университетның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе зур йогынты ясый. Р.Миңнуллин, Ф.Сафин, Ш.Җиһангирова, Хәйдәр, А.Минһаҗева, Ш. Гаделша, М.Вәлиев, Н.Акмал һ.б. сабакташлары белән бергәләп, ул да әдәбият дөньясына юл сала. 1990 еллардан башлап даими рәвештә «Казан утлары», «Татарстан», «Сөембикә» журналларында, «Шәһри Казан», «Заман», «Сабантуй» газеталарында актив языша. 1992 елда бер бәйләм лирик шигырьләре «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, балалар өчен язган шигырьләре «Алтын капка» исеме белән «Аргамак» журналының 1996 елгы 3 нче санына кушымта итеп бирелә. 2001, 2003 һәм 2009 елларда Татарстан китап нәшриятында әдәби тәнкыйть тарафыннан шагыйрәнең үзенчәлекле иҗат уңышы дип бәяләнгән «Ярату яралары» «Апрель кары» һәм «Алтын йозак» исемле мөстәкыйль китаплары дөнья күрә.

Расписание
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая библиотека Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна