«Без күбрәк белсен өчен, газета һәм журналлар бар»
Вакытлы басмалар хәзерге җәмгыять тормышында зур роль уйный. Бүгенге көндә вакытлы матбугат бик күп төрле һәм йөзләрчә һәм меңнәрчә газета һәм журналлар белән исәпләнә. 15 июль көнне авыл китапханәсендә китап укучылар өчен «Без күбрәк белсен өчен, газета һәм журналлар бар» дигән күргәзмә оештырылачак.
Күп кенә гаиләләр традицион рәвештә конкрет журналларга һәм газеталарга тугры. Ләкин без барыбыз да шуны аңлыйбыз: вакытлы матбугат дөньясы зур, ә язылу гаиләнең финанс чаралары белән чикләнә. Китапханәләр укучыларга вакытлы матбугат белән танышу өчен киң мөмкинлекләр бирә. Китапханәнең яшь укучылары өчен «Сабыйга», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау», яшүсмерләр һәм өлкәнрәк буын өчен «Сәхнә», «Сөембикә», «Идел», «Ватаным Татарстан», «Маяк», «Ирек мәйданы», «Акчаларлак», «Мәдәни җомга» һ.б. кебек газета һәм журналлар тәкъдим ителәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.